Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ураза бәйрәме белән

Ураза тоткан һәм дога кылган һәркемнең гөнаһлары кичереләчәк.

Районыбыз мөселманнары, дөньяның барлык иманлы бәндәләре кебек 21 апрельдә Рамазан аены бетүне – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк, аны чиста, саф күңел белән каршы алу мәслихәт. Ул көнне бәхәсләр һәм низаглар туктатыла, дусларның , туганнарның  йөрәкләре берләшә һәм мохтаҗларга карата җаваплылык, шәфкатьлелек хисе уяна.

Бу мөбәрәк көнне без олыларга әдәпле,үзебездән кечеләргә мәрхәмәтле булырга, туганнарыбызга, якыннарыбызга кунакка йөрешергә, хәлләрен белешергә тиеш. Татулашу, туганлык хисләрен ныгыту һичшиксез, мохтаҗларга фитр-сәдакасен иртәнге гәет намазына хәтле бирү фарыз гамәл – бу сәдакә гаиләнең һәр әгъзасе өчен түләнә.

19 нче апрельдә соңгы тәрәвих намазы укылды, ә 20 нче апрельдә уразаның соңгы көнендә һәм 21 нче апрельдә районыбыз мәчетләрендә Ид-аль- Фитр- Ураза намазы үтәчәк. Югары Ослан, Кызыл Байрак, Яр буе Морквашы, Вахит авылы мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 5 тә, Яңа Болгар, Мәмәтхуҗа, Бакча Сарай, Введенка Бистәсендә сәгать 6 да, Татар Макылы, Брек авылларында сәгать 7 дә башланачак.

Аллаһыга иман китереп, Аллаһы ризалыгы өчен ураза тоткан һәм төннәр буе  намаз укыган һәр мөселманга гөнаһлары кичерелер дип өметләнәм. Без Ураза бәйрәмен саф күңел белән каршы алу өчен бар көчебезне куярга тиеш. Без  гөнаһларыбызны кабатламаска,аларга кире кайтмаска, гыйбрәт алырга һәм Рамазан аенда безгә бирелгән барлык яхшы гадәтләребезне сакларга тиешбез ,- ди Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин.

Гали хәзрәт барлык мөселманнарны Ураза бәйрәме белән тәбрик итеп, -“Аллаһы  Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган барлык игелекле эшләребезне кабул итсен. Югары Ослан районы мөхтәсибәте һәм үземнең исемнән барлык мөселманнарны яраткан бәйрәмебез Ид-аль-Фитр-Ураза бәйрәме белән котлыйм”

Рамазан ае мөселманнар өчен иң изге ай булып санала. Ураза тоткан мөселман гөнаһларыннан арына, пакъләнә, күңеле, йөрәге чистара, кешелек сыйфатлары яхшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев