Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Укучылар һәм ветераннар бердәм булып солдатларга маскировка челтәре (сетка) әзерлиләр

Югары Ослан мәктәбе һәм гимназия укучылары үзләренең олы иптәшләренә ярдәмгә килеп, дүрт көн эчендә маскировка челтәрләре бәйләделәр.

Беренче ике көндә балалар ветераннар белән берлектә Казаннан Ольга Милевская тәэмин иткән материал белән эшләделәр. Тукыма ачык төстә, җитәрлек дәрәҗәдә иде ,- ди ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая. Ярдәм үтенеченә җавап йөзеннән дистәләгән кеше өйләреннән тукыма алып килеп биргәннәр. Тукыма бик тупас булып, тегәргә авыр иде, ләкин без өйрәндек, - диләр алар. Хәзер эшләр җиңеләйде дип шатланалар.

Римма Троицкая ярдәм иткәннәре өчен Яшьләр клубы хезмәткәрләре Д.Яруллинага, М.Жемковага, Р.Федоровага һәм башка  битараф булмаган авылдашларга, укучыларга, ветераннар Советы президиумы әгъзалары Г.Матросовка, Г.Дудковага үзенең рәхмәтен белдерә. Вакытларын кызганмыйча,өй эшләрен калдырып, алар барысыда Яшьләр клубына килеп, хәрбиләргә челтәрләрнең кирәклеген аңлап, чын күңелдән эшләүләре һәрберебездә олы хөрмәт уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев