Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Уяулыкны югалтмагыз!” дигән мәгълүмат сәгате узды.
Терроризм һәм экстремизм кешелекнең глобаль проблемасына әверелде, террорчылык күренешләре массакүләм кеше корбаннарына, матди һәм рухи кыйммәтләрне җимерүгә китерә.
Мәмәтхуҗа клубы җитәкчесе Алефтина Саттарова авыл халкы белән мәгълүмат сәгатен уздырды. Аның кысаларында гражданлык уяулыгы нинди булырга тиешлеге һәм шикле предметлар күргәндә, тоткынлыкка эләккәндә үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре, шартлату җайланмаларын кулланып, кешеләр күпләп җыела торган объектларда террорчылык акты ясаганда нинди гамәлләр кулланырга кирәклеге аңлатылды.
Чарада катнашучыларның барысы да террорчылыкка каршы һәм шәхси куркынычсызлыкны саклау буенча белешмәләр алды.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев