Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Тукай безнең йөрәкләрдә

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә карата «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән әңгәмә узды.

Тукай - татар халык шагыйре. Прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Милләтнең шигъри традицияләренә нигез салучы. Татар телен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Аның дәвамчылары булып күп кенә әдәбиятчылар барлыкка килде.

Клуб мөдире Алефтина Саттарова балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп кенә яңалыкларлар ачтылар, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар.

Чара барышында Габдулла Тукайның Ватан, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылган шигырьләрен укыдылар. Шулай ук «Иллюстрацияләр буенча Тукайның әсәрләрен әйт» дигән кечкенә генә викторина да үткәрелде.

Габдулла Тукайның татар халкы өчен әһәмияте гаять зур урын алып тора. Тукай әсәрләре илнең рус һәм башка күп кенә милли телләрендә зур тиражлар белән басыла. Шагыйрь үзенең татар халкы, бөтен күпмилләтле Россия халыклары белән бергә яшәвен дәвам итә. Аның үлемсезлеккә юлы һәм даны бүгенге көннәрдә дә дәвамлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев