Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Туган ягыбызның матурлыгы

Мәмәтхуҗа авылы табигать матурлыгына түгел, ә анда яшәүче кешеләрнең күңел матурлыгына да бай.

Кече Ватанының тарихын һәркем белергә тиеш. Күп нәрсә кешене ул туган һәм үскән урын белән бәйли. Табигать бүләк иткән матурлыкны, бигрәк тә балачактан яраткан урыннарны яратырга һәм бәяләргә кирәк.

Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре рәсем ясау чарасы уздырдылар. Үз рәсемнәрендә балалар туган якның табигатенең матурлыгын, таныш урыннарны һәм матур пейзажларны рәсемгә төшерделәр. Балалар туган ягының табигатен тасвирлаганда, барлык тырышлыкларын куйдылар, туган якка булган эчкерсез күңелләрен күрсәттеләр. Һәр рәсем үзенчәлекле, бик матур килеп чыкты. Ә иң мөһиме, мондый чара туган якка, аның табигатенә һәм халыкка хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев