Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Осланда экологик дәрес узды

Көзге игелек атналыгы кысаларында Түбән Ослан мәдәният йорты мөдире Ләйсән Һадиева башлангыч сыйныф укучылары өчен “Калдыкларны аерым җыю” темасына экологик дәрес үткәрде.

Әңгәмә барышында балалар калдыкларны төрләргә аерып җыюның ничек мөһим булуын  белделәр. Һәркем үзенең белгән мәгълүмат  белән уртаклашты - үз өйләрендә чүп-чарны ничек аралыйлар - кемдер макулатура җыя һәм тапшыра, кемдер батареяләр, күпләр шулай ук металлны да аерым төрләргә бүлеп җыя. Балалар  белән калдыкларны икенчел эшкәртүнең ничек баруы, нәтиҗәдә эшкәртүдән нинди файда алырга мөмкин булуы турында да сөйләштеләр. Балалар “Чүпне ни өчен төрләргә аерырга кирәк?”, “Әйләнә-тирә мохитне пычратудан кем интегә?” дигән сорауларга да җавап бирделәр. Барысы да фикер алышуда актив катнаштылар һәм белемнәрен күрсәттеләр.

Ахырда балалар “Экология”, “Флора һәм фауна” темасына китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев