Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балаларын патриотик юнәлештә тәрбиялиләр

Халыклар бердәмлеге көне - елның иң патриотик бәйрәмнәрнең берсе. Аны һичшиксез хәр елны балалар бакчасында билгеләп үтәләр.

Әлеге бәйрәмне уздыру балаларда Ватанга карата мәхәббәт хисе, төрле милләт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә. Гражданлык, патриотлык, үз илең, халкың язмышы белән бәйле хисләр кебек сыйфатларны үстерү дә мөһим. 

Әлеге бәйрәм алдыннан Түбән Ослан балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хис тәрбияләүгә юнәлтелгән тематик чара узды. Тәрбияче Н.Н.Гаврилова балалар белән ачык формада кызыклы тематик әңгәмә уздырды. Балалар "Россия халыклары" презентациясен карадылар, илебезнең гимнын тыңладылар, "Россия Федерациясе флагы" аппликациясен мозаика техникасында башкардылар.

Патриотик юнәлешле чаралар үткәрү балаларны илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итә, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһим компоненты булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев