Түбән Ослан балалары әниләренә мәхәббәт аңлаталар
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалары әниләренә мәхәббәт аңлаталар

Сәнгать-эстетик үсеш дәресендә, Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркеме балалары әниләре өчен букетлар ясадылар.

Әлеге күңелле һәм иҗади шөгыль балаларның хыялын һәм кулларның вак моторикасын үстерә.

Ә дәрес уен тәртибендә башланды. Балалар әниләре турында сөйләделәр: әни - ул тулы бер дөнья, әни - зирәк укытучы, әни - кайгыртучы һәм мәхәббәт, әни - иң назлы кочак, әни – иң зирәк киңәшләр, әни - иң яхшы дус, әни-таяныч, әни - гаилә җылысы, әни – гаилә җаны.

Дәрес әнигә матур чәчәк ясарга теләк уяту, иң якын кешесенә – әнигә мәхәббәт һәм кайгырту тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев