Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалар бакчасында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе узды

Анда балалар, ата-аналар, хезмәткәрләр бик теләп, чын күңелдән, актив катнаштылар.

Акциянең төп максаты - махсус хәрби операция уздыру территориясендә Ватаныбызны яклаучы, саклаучы солдатларга рухны күтәрү һәм эмоциональ ярдәм күрсәтү, шулай ук бүләкләр, рәсемнәр, хатлар белән посылкалар әзерләү һәм җибәрү.  

Һәр бала посылка җыюда катнашып, изге эштә үз өлешен кертергә теләде. Алар  үзләре башкарган игелек эшләреннән горурлык хисләре кичерделәр. Балалар  хезмәттә булган солдатларның җибәргән күчтәнәчләр белән чәй эчүен, туган яклардан килгән хатлар, открыткаларны укуларын, Югары Ослан районы һәм аның кайгыртучан бәләкәчләре турында искә төшерүче якташларыбызга ничек рәхәт булуын күз алларына китерделәр. 

Мондый акция үз халкы, армиясе, Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм үз иленең кыю һәм батыр сугышчыларына охшарга теләү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.

Балалар бакчасы җитәкчелеге  әлеге акциядә актив катнашкан һәркемгә  актив тормыш позициясе, хезмәттәшлек өчен, аеруча Пантелеевлар, Агеевлар, Масловлар, Цыпаевлар гаиләләренә рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик шэп