Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме узды

Яңа ел - һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган һәр кешенең иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Ләкин, балалар кебек, беркем дә яңа ел могҗизасын, тылсымлы әверелешләрне һәм маҗараларны чын күңелдән көтми.

Түбән Ослан балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәмдәге  көтелмәгән сюрпризлар барысына да озак вакытка җитәрлек күптөрле якты тойгылар бүләк итте. Кыш бабай белән Кар кызы оештырган уеннар һәм күңелле мәзәкләр барысын да сөендерде.

Бәйрәмдә барлык нәниләр дә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күңелле уеннар уйнадылар. Ата-аналар тырышлыгы белән барлык балалар да тамашага матур карнавал костюмнары киеп, бәйрәмгә күтәренке күңел белән килделәр. Балаларның күзләрендәге шатлыклы гаҗәпләнү, залны тутырган соклану, Яңа ел могҗизасы атмосферасы озак вакыт күңелләрендә сакланачак.

Һәм һичшиксез тәрбиячеләр өчен Яңа елга иң яхшы бүләк – ул балаларның бәхет сирпеп торган күзләрен  һәм ата-аналарның рәхмәтләрен күрү.

Бакча хезмәткәрләре балалар өчен искиткеч Яңа ел бәйрәмен әзерләгәннәре өчен ата-аналарга олы рәхмәтләрен белдерәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев