Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалар бакчасында фән белән шөгыльләнделәр

Фән прогрессның төп әйдәүче көче, милли икътисад, медицина, мәгариф һәм социаль өлкә үсешенең мөһим ресурсы булып тора.

Татарстан Республикасында фәнни-техник үсеш елы кысаларында Түбән Ослан балалар бакчасында Фәннәр көне узды.

Балалар бөек галимнәргә һәм аларның ачышларына багышланган видеофильм карадылар. Алар галимнәрнең, фән белән шөгыльләнүче кешеләрнең әйләнә-тирә табигать дөньясы, матдәләр, предметлар, кешеләр дөньясындагы күренешләр турында белем алуларын белделәр. Кытай мәкале: «Сөйләп бир дә онытырмын, күрсәтерсең дә истә калдырырмын, тотып карармын да аңлармын» ди. Бала ишетсә, үзе күрсә һәм эшләсә яңа белемнәр ныклап һәм тизрәк үзләштерелә.

Чарада балаларга да галим ролен сынап карау мөмкинлеге туды, алар һава, су белән тәҗрибә үткәрделәр: "Бата, батмый", "Су салынган стаканнарны әйләндереп капла".

Соңыннан балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев