Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Тиздән районда гражданнар җыеннары башланачак

Гыйнварда һәр авыл җирлегендә башлыклар 2022 ел өчен хисап тотачак, шулай ук киләсе елга планнары белән уртаклашачак.

2023 елның 16 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Югары Ослан муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләрендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм район оешма җитәкчеләре катнашында «2022 елда авыл җирлекләренең башкарма комитетлары эшчәнлеге һәм 2023 елга бурычлар турында» гы мәсьәлә буенча гражданнарның отчет җыеннары узачак.

Җыен үткәрү графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмат стендларында урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүмат сорап район җирлекләренең башкарма комитетларына һәм район Советы аппаратына(884379) 21668, 21839 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Сезне кызыксындырган сорауны шәхсән бирү һәм шунда ук район башлыгыннан һәм төрле хезмәт җитәкчеләреннән җавап алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сход граждан