Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Телебезне, мәдәниятне һәм гореф – гадәтләрне саклау һәм үстерү бары тик бездән тора

Соңгы елларда районыбызда туган телне һәм милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклау буенча төрле чаралар үткәрелә башлады.

Соңгы вакытта татар авылларында тантаналы рәвештә чишмә ачу бәйрәмнәре традициягә әверелде. Вахит авылында Фәйзрахман чишмәсен ачу бәйрәме зурлап Авыл көнен үткәрү традициясенә күчте. Менә инде 3 ел Мулланур Вахитов авылында Сабантуй форматында татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калу белән бәйле күркәм чараларның берсе булып Авыл көнен үткәрү тора.
Бәйрәм халык инициативасы белән район Башкарма комитеты каршындагы иҗтимагый оешмалар ярдәмендә оештырыла.

Быел да, Авыл көне чын татар бәйрәме Сабантуй буларак узды, анда концерт программасы белән беррәттән уеннар, конкурслар, спорт ярышлары да оештырылды. Милли көрәш бәйрәмнең кульминациясе булды.

Авыл көненә җыелучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Минһаҗева котладылар.

Тантаналы шартларда яшь гаиләләрне, юбилярларны, авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткән актив ветераннарны һәм хезмәтчәннәрне котладылар.

Милли традицияләрне үстерүдә һәм ныгытуда ярдәм иткән өчен Авыл көнен оештыручылар һәм концерт программасында актив катнашучылар район Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе, "Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасы җирле талантлар һәм республикадан килгән кунаклар башкаруындагы концерт номерлары белән алмашынды. Вахитлыларга һәм бәйрәм кунакларына Фердинанд Сәлахов һәм "Алтын Ай"төркеме үз җырларын бүләк иттеләр.

Милли көрәш бәйрәм кунакларының игътибарын аеруча җәлеп итте. Киеренке көрәштә абсолют батыр булып Вахит авылы егете Сәлимуллин Фаил танылды. Сүз уңаеннан, Фаил узган ел шулай ук абсолют батыр титулын яулады. Быел Сәлимуллинга бүләккә тәкә һәм духовой шкаф тапшырдылар.

- Бәйрәмгә әзерлекне без күптән башладык. Халык традицияләрен яңадан торгызып, без инде икенче ел бу бәйрәмгә бүләкләр җыюны оештырабыз. Җырлар, милли уеннар, биюләр белән без районның татар вокаль коллективлары белән татар авылларында яшәүчеләрне йөреп чыгабыз. Быел Макыл авылын да тоташтырдык. Халык бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә, моңа без бик шат, дип уртаклаша бәйрәмне оештыручы авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: национальные традиции милли гореф гадәтләр