Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Телебез – безнең байлыгыбыз

Ел саен 21 февральдә халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

Һәр халыкның - ул үзенең кабатланмас мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре бар. Телне саклау - һәр кешенең бурычы. Бу бәйрәм безнең күпмилләтле илебез өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки тел күптөрлелеген саклап калып, без үсеп килүче буынга Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрен саклыйбыз һәм тапшырабыз. 

21 февраль көнне Шеланга урта мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова, инглиз теле укытучысы Екатерина Жолобова һәм Яңа Юл авылы мөдире Сәрия Ефимова белән берлектә “Телебез - безнең байлыгыбыз” дигән класс сәгате үткәрде. Чараны алып баручы, 6 сыйныф укучылары чыгышыннан, башлангыч сыйныф укучылары, туган тел - халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте икәнен белеп, телнең мәгънәсен  аңладылар. Аларга кирәк булганда сүзлекләргә мөрәҗәгать итеп, телнең сүз запасын ничек тулыландырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Катнашучылар төрле халыклар арасында аралашуда телнең әһәмияте, дөньяда күпме тел булуы турында кызыклы фактлар белделәр. Чара барышында укучылар туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, татар, инглиз телләрендә җырлар җырладылар.

Шулай ук «Тәрҗемәче» уенын һәм рус, татар халык уеннарын уйнадылар. Чара азагында барысы бергә «Туган тел» җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев