Тау шуарга барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен исегездә тотыгыз
Югары Ослан. Татарча

Тау шуарга барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен исегездә тотыгыз

Кыш көне иң рәхәте тау шуу. Чанага яисә «ватрушкага» утырасың да, рәхәтләнеп таудан «очасың».

Шул очракта хастаханәгә эләкмәс өчен, саклану кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз.

Иминлек кагыйдәләре:

- Юл тирәсендә шуарга ярамый.

- 20 градустан да текәрәк таудан шумагыз.

- Тау битендә агач, трамплин, чокыр, киртә кебек хәрәкәткә комачауларлык әйберләр булмаска тиеш.

-  Тау шуар алдыннан чанагызны яисә тюбингны әйбәтләп тикшерегез.

- Таудан чиратлап кына шуыгыз.

- Бер чанага яисә тюбингка берничә кеше утырырга ярамый. Үзегезне саклагыз!

Соңгы вакытта күп ата аналар үз балаларына тау шуар өчен тюбинг сатып алалар. Ул кайсы ягы белән куркыныч икән соң?

  • Аның тизлеге зур
  • Идарә ителми
  • Тормозлары юк, туктатып булмый
  • Бәрелү, әйләнеп каплану куркынычы зур.

Хөрмәтле әти - әниләр, балаларыгызны тауга үзләрен генә чыгармагыз,  аларның куркынычсызлыгы сезнең кулда.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Безопасность детей

Нет комментариев