Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда “Игътибар - балалар!” дигән профилактик декада узачак

Юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар катнашында һәлакәтләрне киметүгә юнәлтелгән кайбер профилактик чаралар гадәттәгечә җәйге каникуллар башланыр алдыннан уза.

Югары Ослан районының Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау максатыннан, 22 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар - балалар!” декадасы узачак. 

Гыйнвардан апрельгә кадәр Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 16 яшькә кадәрге биш бала үлгән, тагын 100 бала имгәнгән. Һәлак булган балаларның берсе Югары Ослан, бер бала Биектау районнарында һәм өч малай Минзәлә районында автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак булдылар. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә шулай ук җәяүле балалар катнашында булган һәлакәтләр саны артуын билгеләп үттеләр. Балигъ булмаганнар катнашындагы 95 юл-транспорт һәлакәтенең 57 се нәкъ менә балаларны транспорт чаралары бәрдерү белән бәйле. Күп очракта бу вакыйгаларда балалар гаепле түгел. 

Шуңа күрә ункөнлек кысаларындагы чаралар юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә үткәреләчәк. «Бала - төп пассажир» акциясен үткәрү планлаштырыла, аның барышында балаларны транспорт чараларында йөртү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоталар, мәгариф оешмаларында ата-аналар җыелышлары, предприятиеләрдә профилактик әңгәмәләр узачак. Шулай ук автоинспекторлар планнарында машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүе, җәяүлеләр белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау чаралары, төрле конкурслар, викториналар уздыру да бар. 

Яктылык кайтаргыч элементларны куллануга һәм СИМ белән идарә итүгә аерым игътибар биреләчәк. Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларның үзләре өчен куркыныч тудыра алырлык урыннарда, шул исәптән юллар янында да, караучысыз калмауларын кайгыртырга кирәк. 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Хәтерегездә тотыгыз: балалар - юл хәрәкәтендә иң куркыныч астында булган катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев