Татарстанда этләрне тоту һәм урамда йөртү буенча яңа кагыйдәләр расланды
Кагыйдәләр киләсе елның 1 мартыннан эшли башлаячак.
Татарстанда йорт хайваннарын тотуга һәм урамда йөртүгә өстәмә таләпләр кертелде. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Хайваннар хуҗалары яңа кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Аерым алганда, алар йорт хайваннарының лифтларны һәм күпфатирлы йортларның гомуми куллану урыннарын, ишегалларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, юллар һәм тротуарларны пычратуга юл куярга тиеш түгел. Моннан тыш, алар гомуми файдалану урыннарында үзләренең хайваннары артыннан җыештырырга тиеш.
Хайваннар хуҗаларының аларны табигый ихтыяҗларын исәпкә алып карау бурычы аерым билгеләнгән, алар арасында - тулы рацион азык, су, йокы һәм физик йөкләнеш.
Моннан тыш, хайваннарга шәһәр мохитендә кешеләр белән янәшә яшәү өчен "үз вакытында социализацияне тәэмин итәргә", яшәү күнекмәләренә өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, этләрне кирәкле күнекмәләргә һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмасын өчен өйрәтү мөһим. Шулай ук этләр очрагында аларның гигиенасын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, кирәкмәгән үз-үзен тотышын булдырмау мөһим.
Башка хайваннарны яисә кешеләрне йорт хайваннары тешләгән очракта, хуҗа бу хакта Баш ветеринария идарәсе белгечләренә хәбәр итәргә тиеш. Әгәр дә хуҗа хайванны алга таба тота алмавын аңлый икән, ул аның өчен яңа хуҗа табарга тиеш.
Хайванның имгәнүенә яки үлеменә китерә торган инвентарьны һәм башка җайланмаларны куллану, өйрәтүнең гумансыз ысулларын куллану тыела. Шулай ук хайваннарны даими рәвештә саф һавада йөртергә, вакцинация үткәрү кирәк, дип ассызыклый.
Хуҗаларга исерек хәлдә этләрне йөртү тыела. Медицина учреждениеләре, мәгариф һәм спорт оешмалары территорияләрендә хайваннар белән булырга ярамый.
Моннан тыш, хайван хуҗалары 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә - 22.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр - гражданнарның тынычлыгы һәм тынлык режимын үтәргә тиеш. 14 яшьтән кечерәк булган балаларга, әгәр дә аларны олылар озата бармаса этләрне урамда йөртергә ярамый. Кешеләрнең күпләп тупланган урыннарында, аларга 50дән артык кеше катнашкан мәйданчыклар керә, кыска йөгән (поводок) һәм борынчыктан файдаланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев