Татарстанда эссе һава торышы саклана, димәк, йөрәгебезне сакларга кирәк!
...
Табиблардан төп киңәш: бигрәк тә мондый көннәрдә организмга аеруча зыян китерә торган гадәтләрдән - тәмәке һәм исерткеч эчемлекләрдән баш тартырга тырышыгыз. Тәмәке тарту йөрәк эшчәнлеген һәлакәткә китерергә мөмкин. Ул переферик кан тамырларының спазмына, кан басымын күтәрүгә һәм йөрәк кыскаруларының ритмын көчәюгә китерә. Тәмәкеләрдә күп күләмдә зарарлы матдәләр, шул исәптән никотин һәм ис газы бар. Алар кислородны кысрыклап чыгара, бу хроник кислород ачлыгына китерә.
Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау нигезендә тән массасы индексы, артериаль кан басымы, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе кебек күрсәткечләрне даими тикшереп тору ята. Боларның барысын да диспансеризация вакытынды яисә табибта даими күзәтелеп тору аша белергә мөмкин.
Физик активлык белән еш шөгыльләнегез! Саф һавада даими йөрү авырлыкны киметә, канны кислородка баета. Мондый эссе көннәрдә табиблар кичке сәгатьләрдә йөрергә киңәш итә.
Тозлы һәм баллы ризыклардан тыелыгыз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән күбрәк тукланыгыз. Һәр көнне 400 гр. яшелчә, җиләк-җимеш кулланырга тәкъдим ителә.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары нәселдән килгән кешеләр өчен артериаль басым дәрәҗәсен күзәтергә кирәк. Табиблар күрсәткечләрне иртән һәм кич белән язып көндәлек алып барырга киңәш итә.
Әгәр сез тонометрда кан басымын 140 / 90 күрәсез икән - бу табибка мөрәҗәгать итәргә җитди сәбәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев