Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды
Операция кысаларында урманны саклау хезмәткәрләре урман зоналарында патрульлек итүне көчәйтәләр.
Бүгенге көннән Татарстан Республикасында «Чыршы» дип аталган операция башланды, ул ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмауга юнәлдерелгән. Әлеге операция кысаларында урман саклау хезмәткәрләре урман зоналарында патрульлек итүне көчәйтәләр. Чара 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы агачларны законсыз кисү физик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салу белән яный дип кисәтә. Моннан тыш, хокук бозучы урман хуҗалыгына китерелгән зыянны капларга тиеш була, аның күләме киселгән агачның төренә һәм аның үсү урынына бәйле, ә шулай ук урманның саклану категориясеннән тора. Әгәр зыян суммасы 5 мең сумнан артып китсә, гаеплегә РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе нигезендә җинаять җәзасы яный.
Урман законнарын бозу очраклары турындагы мәгълүматны урман сагының кайнар линиясенә 8-800-100-94-00 номеры буенча яисә ТР ДБУ «Урман янгынын сүндерү үзәге»нең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев