Татарстанда балалар арасында бума ютәл (коклюш) авыруы очраклары арткан
9 айда республика районнарында 130 лаборатор расланган очрак теркәлгән. Югары Ослан районында бума ютәл очраклары теркәлмәгән.
Бума ютәл - ким дигәндә ике атна дәвам итә торган авыру, йөткерү өянәге булып, ул төнлә һәм иртәләрен аеруча көчәя, йөзләр кызара, көчле тавыш белән сулыш алу, йөткерү өянәге ахырында ябышкак лайла бүленеп чыгу яки косу белән тәмамлана торган авыру.
Йогышлануның бердәнбер юлы - һава-тамчы. Авыртуга барлык яшьтәге балалар дучар була, әмма авыруны бер-ике яшьлек балалар аеруча авыр кичерә.
Бума ютәл авыруын профилактикалау буенча чаралар
- барлык бума ютәл белән авыручыларны изоляцияләү, контактлылар артыннан 14 көн дәвамында медицина күзәтүе (контактлылар дип прививка ясамаган балалар да, бума ютәлгә каршы прививка ясатканнар да санала), бүлмәләрне еш җилләтү һәм көн саен бүлмәләрне җыештыру.
-төп профилактика чара булып вакцинация тора, аның ярдәмендә актив ясалма иммунитет барлыкка килә. Бума ютәлдән профилактик прививкалар милли календарь нигезендә үткәрелә.
Вакцинация бала 3 айлык вакыттан башлана һәм 1,5 ай интервал белән 3 инъекциядән тора, ягъни вакцинация 3, 4,5 һәм 6 айда уздырыла. Ревакцинацияне вакцинация курсыннан соң бер ел узгач (18 айда) ясыйлар. Иммунизация вакциналар куллану буенча инструкцияләр нигезендә уздырыла.
Күптән түгел РФ территориясендә столбняк, дифтерия һәм бума ютәлгә каршы билгеләнгән яңа вакцина - Адасель кулланыла башлады, ул инде күптән дөньяның 67 илендә зур уңыш белән кулланыла. Адасель Россия вакцинасы АДС-М (столбняк-дифтерия) аналогы булып тора, бу мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балаларга һәм өлкәннәргә инфекцияләр профилактикасын үткәрергә мөмкинлек бирә.
Кайсы очракларда Адасель балаларга вакцинация тәкъдим ителә?
-вакцина дифтерия һәм столбнякка каршы 6-7 һәм 14 яшьтә прививкаларның Милли календаре сроклары буенча эшләнелә һәм бума ютәлгә каршы өстәмә саклану өчен кулланылырга мөмкин.
Нинди очракларда Адасель вакцинация олыларга тәкъдим ителә?
-Хроник бронхлар, үпкәләр патологиясе, онкопатология, иммунодефицит халәте, шулай ук балалар һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә, гаиләләрендә яңа туган балалар һәм йөкле хатын-кызлар булганда, йөклелек планлаштырган хатын-кызларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев