Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда җәйге пассажир навигациясе башлана

Шимбә көнне үк Казаннан Югары Осланга һәм Печищега беренче рейс көтелә.

«Казан» елга портының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бу шимбәдә, 27 апрельдә, Идел буйлап җәйге пассажир навигациясе башлана. Теплоходның беренче рейсы Казан – Югары Ослан – Печище маршруты буенча китәчәк. 

Расписание мәгълүматлары буенча, бу маршрут буенча көн саен 4 рейс башкару планлаштырыла. 5.45, 8.30, 11.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә теплоход Печищедан Югары Осланга (юл вакыты якынча 15 минут), Югары Осланнан Казанга китәчәк. Казаннан Югары Осланга 7.30, 10.00, 15.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә китәргә мөмкин булачак.

29 апрельдән Кызыл Байракка кадәр даими рейслар башлана (Студенец, Садовая, Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино, Ташевка, Гребени һәм Шелангага керү белән).

Шулай ук 1 майдан теплоходлар Свияжск һәм Түбән Осланга кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев