Татарстанда агулы еланнарның кешеләргә һөҗүм итү очраклары бар
Бер очрак күрше Кама Тамагы районында теркәлгән.
Шушы көннәрдә Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә елан чагудан пациент дәваланган. Бәхетсезлек очрагының шартлары ачыкланмый, әмма табиблар кисәтә: еланнар белән күңелсез очрашу җиләк һәм гөмбә җыйганда гына түгел, ә сулыклар янында, басуларда һәм урманнарда йөргәндә дә мөмкин.
Әгәр бу табигатьтә йөргәндә булган икән белгечләр киңәш итә:
1. Елан чагудан соң зыян күрүчегә горизонталь хәлдә тулы тынычлык тәэмин итәргә кирәк. Агуны суырып алу мөһим! Зыян күрүченең мөстәкыйль хәрәкәте рөхсәт ителми!
2. Тешләгәннән соң беренче секундларда, бармаклар белән кысып, яраны ачыгыз һәм авызыгыз белән агуны көчле итеп суыра башлагыз. Канлы сыеклыкны вакыт-вакыт төкерегез. Әгәр төкерегез аз булса яки иреннәрдә, авызда яралар булса, авызга бераз су алырга кирәк (су агуны сыеклата) һәм агуны 15 минут дәвамында өзлексез чиратлап суырып алырга кирәк. Бу зыян күргән кешенең организмыннан агуның 20-50 процентын алып ташларга мөмкинлек бирә. Ярдәм күрсәткән кеше өчен, авызында яралар яки җәрәхәтләр булса да, агуны суырып алу куркыныч түгел.
3. Яраны дезинфекцияләргә, стериль бинт куярга кирәк.
4. Зыян күрүченең хәрәкәтен чикләгез. Аякны тешләгәндә, аны сәламәт аякка бәйләп куегыз һәм тез астына берәр әйбер куеп, аларны бераз күтәрегез. Кулны тешләгәндә, аны бөгелгән килеш тотыгыз.
5. Зыян күргән кешегә күбрәк су эчерегез. Суны күп куллану организмнан агуны чыгарырга ярдәм итә.
Нәрсә эшләргә ярамый:
1. Елан тешләгән урынны кисү. Кисүләр инфекцияләргә китерергә, веналарга, сеңерләргә зыян салырга мөмкин.
2. Еланнарның агулы тешләре озынлыгы сантиметрга җитә, агу мускул тукымасына тирән кертелә. Тешләгән урынны яндыру (прижигание) куркыныч һәм файдасыз.
3. Тешләгән урыннан югарырак жгут куярга ярамый.
4. Алкоголь елан агуына каршы торалмый, киресенчә, организмнан агуны чыгаруны кыенлаштыра, аның тәэсирен көчәйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев