Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда 22 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Бу вакытта учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела.

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

"2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә", - диелгән документта. 

Бу вакытта учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннарына куркыныч янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендә мангалларда, башка савытларда ризыклар әзерләргә ярамый. Бу чикләү ресторан, кафе, барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне урман һәм башка табигый янгыннар янаган урыннарда куллану тыела. Шулай ук конструкция эчендә ачык ут һәм һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган ягулык материалларыннан идарә ителми торган эшләнмәләрне дә эшләтеп җибәрергә ярамый. 

Республиканың җирле башкарма комитетларына үз территорияләрен коры үләннән һәм чүп-чардан чистартырга, янгынга каршы тышкы су чыганакларының эшкә яраклылыгын тикшерергә һәм махсус режимлы гамәлләр вакытында янгын куркынычы булган эшләр уздыруны чикләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев