Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстан гербының авторларын беләсезме?

Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителүгә 30 ел.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән , янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбәрәт.

Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә “Татарстан” дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар – җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчыгыннан тора.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш – кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, кояш түгәрәген уратып алган кайма – яшел, калкан, бизәк һәм “Татарстан” язуы алтын төс белән ясалган.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы авторлары: Н.З. Ханзафаров (идея), Р.З. Фәхретдинов (башкаручы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: герб герб татарстана