Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстан Диния нәзәрәтендә Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышы үтте

Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санына, фидия һәм фитыр сәдакаләренә кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

Көн тәртибендә быел — 2024 елда Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Беренче чиратта голәмәләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде: 11 марта — уразаның беренче көне булды, 9 апрель —
уразаның соңгы көне. 10 марта — беренче тәравих намазы, 10 апрель — Ураза бәйрәме.

Утырыш барышында нәзарәтнең Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Утырыш нәтиҗәләре буенча, зәкәт түләү өчен дин әһелләре нисабны 495000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 43000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкәт чыгару мөмкинлеге булганнарга 1000 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде. Тәравих намазы 20 рәкәгать укыла.

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала,уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була.Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр

Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга
бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев