Татар язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 70 яшь
Югары Ослан. Татарча

Татар язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 70 яшь

Вахит авыл китапханәсендә, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан, «Поэтик проза остасы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителгән. Нәбирә Гыйматдинова - татар әдәбиятында иң күп укыла торган авторларның берсе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Язучылар берлеге премиясе лауреаты, Ф. Хөсни исемендәге Татарстан Язучылар берлегенең,  Муса Җәлил исемендәге республика яшьләр премиясе иясе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы әсәрләр авторы.

Аның китаплары бер сулышта укыла һәм беркемне дә битараф калдырмый, чөнки аларда мәхәббәт өчен теләсә нәрсәгә әзер булган хатын-кыз образлары тасвирлана. Язучы иҗатында төп темаларның берсе - татар хатын-кызы язмышы. Н.Гыйматдинова үзенең күп кенә әсәрләрендә хатын-кызларның тормышка ашмаган бәхетен, уңышсыз тормышын тасвирлый. Аның һәр героинясы үзенчә бәхетсез.

Автор үз геройларының мәхәббәте турында яза. Ләкин аның героиняларының күбесе мәхәббәттә ялгыша, кайберләренең яратканнары көчсез ирләр булып чыга, икенчеләре үзләре мәхәббәтенә хыянәт итә. Повесть һәм хикәя геройлары я тискәре, я уңай персонажлар түгел. Аларда яхшылык та, начарлык та күп. Әмма һәркайсында я яхшылык, я яманлык хөкем сөрә.


Нет комментариев