Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Табигатькә экскурсия

25 нче июльдә Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Седова туган якны өйрәнү экскурсиясе үткәреп балалар белән “Мазарка” чишмәсендә булды.

Безнең төбәк матур тәбигатькә  бай. Шулай ук  Мәмәтхуҗа авылларының төп байлыгы булып  хрусталь чиста сулы чишмәләре  тора. Безнең туган ягыбыз елгаларга, инешләргә һәм чишмәләргә бай. Авылның тирә-ягында  дистәгә якын чишмәләр җир астыннан бәреп  чыгалар.

"Мазарка" дип аталган калкулык астында иң чиста сулы чишмә бар. Елена Седова балаларга Даль сүзлегендә "Мазарка" сүзенең  риваять буенча татар һәм чит ил зираты, борынгы, ташлап киткән зират яки аның урынын аңлатканын  сөйләде. "Мазарка” чишмәсе исеме дә нәкъ менә шуннан алынган. Ул иске мөселман зиратыннан 300 метр ераклыкта җир астыннан чыга. Кызганыч, зираттан  бары тик  язулы борынгы ташлар гына калган.

Балалар туган як тарихыннан күп кенә яңалыклар белделәр, чишмә суын татып карадылар һәм туган як матурлыгына тагын бер кат сокландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев