Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сүзлек серләре

Макыл яшьләре өчен Халыкара туган тел көненә багышланган квест- уен үтте.

Макыл авылы  китапханә мөдирләре Макыл урта мәктәбенең 9 сыйныф укучыларын Халыкара туган тел көненә багышланган «Сүзлек серләре» квест-уенында катнашырга чакырдылар.  

Катнашучылар квест алдыннан командаларга бүленделәр. Яшьләр уен формасында проблемалы биремнәрне команда составында гына бергәләп чишә алдылар. Уен барышында катнашучылар сүзлек ярдәмендә мәгълүматны таба һәм эшкәртә белүләрен күрсәттеләр, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм түбәндәге раундларда катнаштылар: «Логика кайда», «Дөрес яки ялган?», «Сүзләр дөньясында», «Әдәбият Батлы».

Уен анда катнашучыларга иркен формада үз белемнәрен күрсәтергә, телләр белән кызыксынуны үстерергә, эрудицияне, укымышлылыкны һәм сүзлекләр белән командада эшли белүне тикшерергә мөмкинлек бирде.

Чара "Пушкин картасы" проекты кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев