Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сугышның ачы хәтере

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылар тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә.

Бу көнне Үзәк китапханәдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында илебезнең тарихи вакыйгалары турында хәтерне саклап калу өчен укучылар игътибарына «Сугышның ачы хәтере» дип аталган күргәзмә эшли башлады. 

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар кырыс хәрби чор вакыйгаларын ача, батырларча, үз көчләрен һәм тормышын кызганмаган кешеләр турында бәян итә. Сәнгать һәм документаль әсәрләр СССР территориясендә нацист Германиясе җитәкчелеге тарафыннан кылынган коточкыч җинаятьләр, оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкның тормышы һәм балалар көндәлекләре, концлагерь тоткыннары, Ленинград блокадасында яшәүчеләр турында сөйлиләр. 

Ул вакыйгаларның кабатлануына юл куймас өчен, китапларда язылган Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбызның баштан кичкән куркынычларын истә тотарга, белергә һәм онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев