Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Спорт яңалыклары

Югары Осланда яшьләр клубы тренер-укытучысы К.Хватков җитәкчелегендә «прицелсыз» класслар арасында уктан ату буенча ярышлар узды.

Анда Казан, Алабуга, Югары Ослан, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән 25 спортчы катнашты.

Ярышларда олылар белән беррәттән яшь атучылар да уңышлы көрәштеләр.   Аерым алганда, Югары Ослан ук ату секциясендә тәрбияләнүче Даниил Киндюков 3Д классында икенче урынны алды.

Тренер К.Хватков әйтүенчә, укчыларның яңа буыны үсә һәм бу Татарстанда уктан ату спорты өчен менә дигән яңалык һәм өметле киләчәк.

Югары Ослан турнирларының көзге-кышкы марафоны башланды. Тиздән декабрь стартлары турындагы хәбәр булачак.

Яшь спортсменнарга алдагы көннәрендә тынычлык һәм яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев