Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Солдатлар өчен өйдә ясалган токмач” халык акциясе

Югары Ослан районының М.Вахитов исемендәге авылында яшәүче хатын-кызлар «Солдатлар өчен өйдә ясалган токмач» халык акциясенә кушылды.

Токмач кисү  инициативасы белән Вахитов авыл мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова чыгыш ясады. Эш башланганчы, ул мобилизацияләнгәннәрнең тизрәк өйләренә кайтуы турында дога укыды. Хатын-кызлар токмач кисү өчен кирәкле барлык әйберләрне  өйдән алып килделәр. Камырны әзерләгәннән соң, хатын-кызлар аны кистеләр, кипкәнен көттеләр һәм тартмаларга тутырдылар. Ләкин авыл халкы моның белән генә чикләнмәде. Моннан тыш, сугышчыларга яшелчәләр дә әзерләделәр. Кем нәрсә алып килә ала: бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер,  сарымсак. Кайберләре шикәр, папирос, чәй китерделәр. Якын арада барлык ашамлыклар да гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылачак. Мобилизацияләнгән солдатлар  өчен ярдәм  күрсәткәнгә барысына да зур рәхмәтебезне  белдерәбез. Без барыбыз да сугышчыларыбызның  туган йортыбызның җылысын һәм Ватанны саклаган өчен якташларыбызның рәхмәтләрен тоюларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев