Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үсентеләрне ничек ныгытырга

Районның тәҗрибәле бакчачылары әчегән чүпрә сибәргә киңәш итә.

Үсентеләрнең тамырлары ныгысын, иммунитеты көчәйсен өчен чүпрә әчетеп сибәргә кирәк. Беренче тапкыр үсенте кечерәк вакытта, ә икенчесе - бакчага чыгарып утырткачбер атнадан соң. 

Чүпрәдәге гөмбәчекләр җиргә эләккәч, җирдәге фосфор, калий витаминнарны, углекислый газ бүлеп чыгара башлый.

10 граммлы коры чүпрәне 1 литр суга салып, шуңа 2 кашык шикәр комы кушып әчетергә дә 10 литрлы чиләккә салып су кушарга. Ике көннән соң шуны 1:5 исәбеннән кушып сибәргә.

100 граммлы "тере чүпрә"не шулай ук әчетергә, 10 литрлы чиләккә салып су кушарга һәм 1:10 исәбеннән кушып сибәргә.

Агачларга, карлыганнарга, викторияләргә - барысына да ярый. Ләкин моны җир җылынгач кына эшләргә кирәк. Алайса файдасы булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рассада приусадебный участок сад огород файдалы киңәшләр