Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Шеланга урта мәктәбендә «Орчык бәйрәме» узды

Бәйрәмдә Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова да катнашты. Ул балаларга йонны эрләргә, катарга, кодәләгә чорнарга өйрәтте.

17 февраль көнне Шеланга мәктәбендә туган тел укытучысы Гөлшат Сиченкова татар халкының онытылып бара торган “Орчык бәйрәме”н уздырды. Татар халкында милли бәйрәмнәр күп. Аларның кайберләре телдән-телгә күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, кайберләре, кызганычка каршы, бөтенләй онытылып юкка чыккан. Ә бит борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәребезнең балалар тәрбияләүдә әһәмияте чиксез зур.


- Орчык бәйрәме - бу безгә борынгы заманнан калган йола. Ул көз көне үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе, - дип, бәйрәмнең тарихы турында сөйләде укытучы.


Бәйрәмдә Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова да катнашты.  Ул балаларга йонны эрләргә, катарга, кодәләгә чорнарга өйрәтте.

Чара ахырында Сәрия ханым балалар белән бергә «Йомгак чорнау», «Орчык әйләндерү», «Кәрия-Зәкәрия» уеннарын уйнадылар, ә 5нче сыйныф укучылары татар җырларын җырладылар.

- Мондый бәйрәмнәр балалар өчен бик кызыклы, чөнки алар күп мәгълүмат туплыйлар. Бүген бирегә җыелган һәркемне бәйрәм рухы өенә кадәр озата кайтыр,  әлеге җылы хис аларны да, безне дә бик озак җылытып торыр әле, - дип куанып әйтә Сәрия Ефимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт сезгә, хөрмәтле татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, гореф гадәтләребезне саклап калуда торышканнарыгыз өчен, аларны үсеп килүче буынга өйрәткәннәрегез өчен. Уңышлар сезгә.

    Теги: национальные традиции милли гореф гадәтләр