Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Шеланга мәктәбендә “Каз өмәсе” үтте

Шеланга урта мәктәбендә «Мәктәп балалары өчен мәдәният» проекты кысаларында Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган «Каз өмәсе» чарасы узды.

Чараны башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова белән берлектә үткәрде.  

“Каз өмәсе» милли бәйрәмендә иң мөһиме – кешеләрнең бер берсе белән аралашуы. Ул халыкларны берләштерә, кешеләрнең күңелләрендә хезмәткә омтылыш кабыза. Балаларны халык традицияләре рухында тәрбияләү генә аларда милли үзаңны, үз халкына ихтирамны үстерә ала.  Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә булышканнар.

Күргәнебезчә, каз өмәсе – ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер җирләрдә ул әле дә шулай дәвам итә.

Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр.  

“Каз өмәсе” кар яуганнан соң, ноябрь-декабрьнең беренче атналарында авылларда салкын һава торышы тотрыклангач үткәрелә. Борынгы татар милли бәйрәмен бәйрәм итү традициясе турында балаларга өлкән сыйныф укучылары сөйләде. Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, уеннарда уйнадылар, җырлар тыңладылар, биеделәр.

Шулай ук балалар өчен татар халык костюмы элементын - “Изү” ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Сәрия Ефимова балаларга аның тарихы турында, ни өчен аларны киеп йөрүләре, нәрсә белән бизәүләре турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән үзләренә дә изү ясадылар. Аларга укытучылар һәм өлкән сыйныф укучылары ярдәмгә килде.

“Каз өмәсе” бәйрәме матур һәм күңелле үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев