Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Салихҗан мәчетендә “Рухи сәламәтләндерү” дәресләре

Югары Ослан Үзәк мәчетендә 24 нче июльдән 4 нче августка хәтле 6 - 14 яшьлек балалар өчен “Рухи сәламәтләндерү” дәресләре узды.

Дәресләрдә Югары Ослан, Яр Морквашы авылларыннан, Киров исемендәге поселоктан  43 бала катнашты. Дәресләрне Гали хәзрәт Җиһаншин, Хәния, Гөлшат, Резидә, Миләүшә ханымнар алып барды. Укуларда балалар күп дини гыйлемнәр, тормышта кирәк булган күнекмәләр алдылар. Укулар ике телдә алып барылды.

Мөгаллим һәм мөгаллимәләр балаларга ислам дине нигезләрен төшендерделәр, Коръан китабы белән таныштырдылар, махсус китаплар ярдәмендә гәрап хәрефләрен өйрәнделәр. Тәһарәт алу, намаз уку тәртипләренә, әдәп, әхлак, гаделлек, сабырлык, үз телеңне, илеңне ярату, яхшылыкка омтылу, начарлыктан тыелу, бер береңә ихтирамлы ,игътибарлы булу, хөрмәт белән карау, күркәм холыклы булу төшенчәләренә  өйрәнделәр. Дәресләр уеннар белән аралашып барды, төрле темаларга квестлар үткәрелде. Дәресләрдән соң балаларны тәм-том, үлән чәйләре белән сыйладылар.

Ә бүген укулар тәмамлану уңаеннан йомгаклау дәресе узды. Гали хәзрәт, остазлары Хәния, Гөлшат  ханымнар алган гыйлемнәренә нәтиҗә ясап вәгазь-нәсыйхәт сөйләделәр, алган белемнәре алдагы тормышларында ярдәм итүенә ышаныч белдерделәр. Фидания ханымның мөнәҗәт укуын балалар аеруча дикъкать белән тыңладылар. Самир, Мирас, Камил, Айнур  Коръан аятьләре сөйләп, үзләренең алган  белемнәрен күрсәттеләр.

Бүгенге көннең из кызыклы мизгеле- Сабантуй булды. Балалар “ат чабышы”, чүлмәк вату, аркан тарту кебек уеннарда бик теләп катнаштылар, һәрберсе кирәкле һәм тәмле призларга лаек булды.

Соңыннан балаларны сый тулы өстәлләр көтә иде. Яшь шәкертләр остазларына рәхмәт әйтеп, алдагы көннәрдә дә мәчетләрдә очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев