Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Салават күпере”ндә йортсыз хайваннар проекты тормышка ашырылды

Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасының әзерлек төркемендә «Игелеклелек атнасы» кысаларында «Йортсыз хайваннарга ярдәм ит» дигән проект тормышка ашырылды.

Балалар белән "Йорт хайваннары", "Йортсыз хайваннарга ярдәм ит", "Хайваннарны яклау" дигән тематик әңгәмәләр үткәрелде. Әлеге тема буенча сәнгать әсәрләре укылды, йортсыз хайваннарның авыр тормышын чагылдыра торган презентацияләр һәм видео каралды. Балалар йортсыз хайваннар өчен приютлар барлыгы турында белделәр. 

Акция вакытында шулай ук экологик дәрес үткәрелде, анда балалар "Кызыл китап" белән таныштылар, кайбер хайваннар һәм үсемлекләрнең җир йөзеннән юкка чыгуларын белгәч, аларның гаҗәпләнүләре чиксез булды. Балалар күп төр хайваннарның юкка чыгу сәбәпләрен мөстәкыйль рәвештә ачыкларга тырыштылар. Балалар үзләре рәсемгә төшерергә теләгән хайваннарны сайладылар. Кемдер йортсыз хайваннарны ясады, ә күпләр "Кызыл китап"ка кергән хайваннарны сурәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев