Сәламәт яшәү рәвеше гомерне озынайта
Зарарлы гадәтләрне системалы профилактикалау, шул исәптән наркоманияне дә, балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да мәдәният хезмәткәрләре эшендә мөһим юнәлеш булып тора.
Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәгълүмати-агарту сәгатен уздырды.
Әңгәмәдән балалар сәламәт яшәү рәвешенең файдалы гадәтләр комплексы гына түгел, ә кешенең сәламәтлеген саклауга, авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән, шулай ук тормышка уңай йогынты ясаучы чын яшәү рәвеше булуын белделәр. Аның ярдәмендә сәламәтлекне шактый ныгытырга, күп чирләрдән котылырга, гомер озынлыгын арттырырга һәм бәхетле булырга мөмкин икәнлегенә төшенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев