Саф һавада иҗат итү мавыктыргыч шөгыль
Югары Ослан. Татарча

Саф һавада иҗат итү мавыктыргыч шөгыль

Саф һавада иҗат - бер үк вакытта күңелле дә һәм файдалы да.

Һәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар - үзенә таныш булмаган әйләнә-тирә дөньяны шатланып һәм гаҗәпләнеп ача торган бәләкәй кызыксынучылар. Рәсем ясау кечкенә кешегә күп шатлык китерә, ул ихтыяҗ балаларга генетик дәрәҗәдә салынган, әйләнә-тирә дөньяны рәсемгә төшереп, бала аны өйрәнә. 

Рәссам остаханәдә дә, ачык һавада да иҗат итә ала. Гомумән, саф һавада рәсем ясау - бик мавыктыргыч шөгыль.

Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә саф һавада үзләре теләгән темага рәсем ясадылар. Табигатьтә рәсем ясап, балалар гадәти булган әйберләрнең матурлыгын, әйләнә-тирәне башка күзләр белән күрергә өйрәнәләр. Аларда күзәтүчәнлек, төсләрне кабул итү үсеш ала. Саф һавада булу да, һичшиксез, балалар организмы өчен бик файдалы.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев