Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны гриппка каршы торырга өндәде

Рәис билгеләп үткәнчә, республикада респиратор-вирус авырулары, короновирус инфекциясе белән чирләүчеләрнең артуы күзәтелә.

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә татарстанлыларны грипп һәм ОРВИ белән авыруны кисәтү максатыннан профилактика чараларын үтәргә чакырды.

 "Профилактиканың төп формаларының берсе - вакцинация. Республика гриппка каршы 824 мең доза вакцина белән тәэмин ителгән. Авыручылар арту сәбәпле, вакцинация белән республика халкының 60 процентка якынын колачларга кирәк. Бүгенге көндә 573 мең кеше вакцинацияләнде», - дип билгеләп үтте Рәис.

  Көз җитү белән республикада кискен рәвештә респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Соңгы атнада әлеге күрсәткеч 46% ка арткан - 14 мең 215 очрак. Короновирус белән авыручылар саны да арткан - бер атна эчендә 89 очрак теркәлгән. Алдагы атнада 65 очрак булган - 37% үсеш. Әлегә ОРВИ авырулары, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән чирләүләр  җиңел формада уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев