Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Рөстәм Миңнеханов исеменнән тыл ветераны Лариса Отставновага тантаналы рәвештә бүләк тапшырылды

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән интернатта яшәүче 91 яшьлек тыл ветераны Лариса Отставновага тантаналы рәвештә бүләк тапшырылды.

Ул интернатның иң якты, ачык күңелле кешесе, ул һәрбер тәрбияләнүчегә үрнәк булып тора.Үзе 1 группа инвалид, интернатта ике ел яши. Сәламәтлеге буенча Лариса ханым үзе генә яши алмый, реабилитация өчен төзелгән план буенча яшәп һәм дәваланып, ул үз-үзен карый ала башлады, хәтта икенче этажга да бернинди ярдәмчесез менә ала. Интернатта үткән һәрбер чара ансыз үтми- гимнастика белән шөгыльләнү, интелектуаль викториналарда катнашу, “Радость творчества” түгәрәгенең актив әгъзасе, “Секрет” вокал ансамбле җырчысы, “Творческая гостиная” га йөрүче дә ул.

Ил тарихының истәлекле даталарына багышланган патриотик чараларда да актив катнаша Лариса Ивановна. Җиңү көне аның өчен аеруча дулкынландыргыч көн, һәр ел ул аны көтеп ала, истәлекләре белән уртаклаша.

Рәисебез бүләген, үзенә күрсәткән игътибарны Лариса  Ивановна чын күңелдән кабул итеп, интернат җитәкчесе Тәнзилә Васильевага олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев