Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Россиядә Май чабу атнасы башланды

Ул кышның ахырын һәм табигатьнең уянуын хәбәр итә.️ Май чабу якты, җылы бәйрәм, ул безнең тормышка шатлык, игелек, бәхет һәм мәхәббәт алып килә!

Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова җитәкчелегендәге "Забавушка" вокаль коллективы Төзүчеләр урамы ишегалдында "Май чабу" бәйрәмен оештырдылар. Анда җирле халык һәм авыл кунаклары җыелды. 

Барлык кунакларны бәйрәм хуҗабикәсе каршы алды һәм самоварда кайнаган чәй, коймаклар, пирожкалар белән сыйладылар. Бәйрәмгә килгән һәркем бик теләп һәм бик рәхәтләнеп уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар.

Мондый бәйрәм шартларында барлык халыкны һәм кунакларны Президент сайлауларына да чакырырга онытмадылар. Яңа Юлда язны әнә шулай күңелле, тату һәм якты каршыладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев