Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Россиядә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде

Юлларның яхшы хәлдә булуы – теләсә кайсы территориянең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, икътисадын һәм инфраструктурасын үстерү өчен иң мөһим шартларның берсе.

Юлчыларның көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Аларның  хезмәте һәркемнең күз алдында, алларына зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчләрен, белемнәрен, тырышлыкларын куялар. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгырталар. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга үз өлешләрен кертәләр.

Шул уңайдан  район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һөнәри бәйрәм алдыннан юл тармагы хезмәткәрләрен котлады.

 Юл төзүчеләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, ул барлык ниятләнгән планнарның уңышлы үтәлүенә ышаныч белдерде.

Юл-төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Сергей Викторович алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев