Россиядә гаилә конкурсы игълан ителде
Югары Ослан. Татарча

Россиядә гаилә конкурсы игълан ителде

Татарстан гаиләләрен «Бу безнең гаиләнеке» конкурсында катнашырга чакыралар.

Ата-аналардан, әби-бабайлардан, абый-энеләрдән һәм апа-сеңелләрдән команда туплагыз һәм бөтен илгә гаилә традицияләренең көчен күрсәтегез!

Җиңүчеләрне торак шартларын яхшыртуга һәм Россия буйлап сәяхәт итүгә 5 миллион сумлык сертификатлар көтә.

Узган ел финалга Татарстаннан 6 тату гаилә чыккан иде. 

Катнашу шартлары?

 *Дүрт кешедән торган команда җыегыз - һичшиксез өч буын булу мөһим (командада 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала булырга тиеш).

 *2025 елның 14 сентябренә кадәр гаилә аккаунты булдырырга һәм этосемейное.рф сайтында анкета тутырырга.

Проектны Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев