«Россия чишмәләре» акциясе бара
Югары Ослан. Татарча

«Россия чишмәләре» акциясе бара

Макыл мәдәният йорты, Татар Макылы китапханәсе һәм Рус Макылы авылының яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре елга ярларын, сулыкларны, чишмәләрне чүп-чардан чистартуга юнәлдерелгән «Россия чишмәләре» акциясендә катнаштылар.

Акция кысаларында катнашучылар Сулица елгасы ярын һәм чишмә янындагы урыннарны җыештырдылар. Активистлар чүп-чарларны җыйдылар һәм сулыкны агач кәүсәләреннән арындырдылар.

Акциядә катнашучылар әлеге чараның шаһиты булган җирле халык, экология турында уйланыр һәм үзләреннән соң елга һәм сулык ярларында чүп-чар калдырмаска тырышырлар, табигатьне һәм экологияне сакларлар дип өметләнәләр.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев