Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Роспотребнадзор кисәтә: С Гепатиты озак еллар яшерен рәвештә уза ала

Вирус гепатитлары - бавырның киң таралган һәм куркыныч йогышлы авырулары, яшерен рәвештә үтеп керергә һәм дистә еллар буе күренмәскә мөмкин. Шул ук вакытта гепатитлар бавыр циррозы һәм рагы үсешенә ярдәм итә.

С гепатиты нәрсә ул?

Гепатит - бавыр ялкынсынуы, гепатит китереп чыгарырга мөмкин булган факторлар күп, мәсәлән, алкоголь куллану, кайбер дару препаратларын кабул итү яки кайбер вируслар белән инфекцияләнү.

С гепатиты  организм вирус белән зарарланганда барлыкка килә, ул башлыча бавырны зарарлый, ләкин башка мөһим органнарга, мәсәлән, бөерләргә яки калкансыман бизгә дә зыян килергә мөмкин. Әгәр дә гепатит вирусы белән инфекцияләнгәннән соң кеше мөстәкыйль рәвештә яки дәвалау барышында аны җиңә алмаган икән,  вирус 6 айдан артык үрчи икән, димәк, авыру хроник формага күчкән. С хроник гепатиты еш очрый. Һәр дүртенче авыруның мөстәкыйль рәвештә уза һәм еш кына кеше бу хакта очраклы гына күп еллар узгач белә.

С гепатиты вирусын ничек йоктырырга мөмкин?

Гепатит С вирусы йогышлы кешенең канында һәм башка биологик сыеклыкларында күп санда. Зарарлану еш кына, инфекцияле кешенең каны канга яки зарарланган тирегә, башка кешенең лайлалы тышчаларына эләккәч була. Инъекция наркотиклар кулланучы кешеләрдә гепатит С вирусы белән зарарлануның иң югары куркынычы. Шулай ук вирус эләктерү медицина манипуляцияләре үткәргәндә, стериль булмаган энәләр һәм башка инструментлар кулланып татуировкалар, пирсинг ясаганда, косметологик процедуралар, маникюр яки педикюр уздырганда мөмкин. Өй шартларында гомуми кырынгычлар (лезвияләр белән), маникюр (педикюр) кирәк-яракларны гаиләнең башка әгъзалары белән бергәләп файдаланганда йоктырырга мөмкин. Кан кисәкләре инструментлар өслегендә калып, һәм микротравмалар очрагында вирус ярага эләгергә һәм авыру китереп чыгарырга мөмкин. Гепатит С вирусы сирәк очракта  җенси юл белән күчәргә мөмкин, ә балага анасыннан йөклелек яки бала табу вакытында йога ала.

Йогышлануны профилактикалау өчен нишләргә һәм башкаларга ничек йоктырмаска?

Косметологик процедуралар үткәрү, шул исәптән татуировкалар ясау, пирсинг тиешле хезмәтләр күрсәтүгә рөхсәте булган оешмаларга мөрәҗәгать итәргә, аларның белгечләре куркынычсыз эш кагыйдәләренә өйрәтелгән һәм стериль инструментлар белән эшләргә тиеш.  Өй шартларында бары тик үз кырынгычларың, теш щеткаларың, сөлгеләрең һәм башка гигиена чараларыннан файдаланырга  кирәк. Зарарлануның  җенси юлын профилактикалау өчен, саклануның барьер чараларын (презервативларны) файдалану мөһим. Йөклелекне планлаштырыр алдыннан гаилә парына шул исәптән гепатит С вирусына да тикшеренү узарга тәкъдим ителә.

Авыру ничек барлыкка килә?

Инфекцияле кеше үзен озак вакыт дәвамында яхшы хис итә һәм, кагыйдә буларак, үзенең хәле начарланган чорны атый алмый. Авыруның башлангыч стадияләрендә кайбер кешеләрдә  специфик булмаган симптомнар  (арыганлык, баш авыртулары) билгеләп үтелә, бик сирәк очракларда бәвел төсләре үзгәрүе, кал төссезләнүе, склерның саргаюы (күз аксымы), тире саргая. Әгәр дә хроник с гепатиты күп еллар дәвамында ачыкланмаган булып кала икән,  авыру бавыр циррозы стадиясенә кадәр барып җитә , бавыр функцияләрен бозу белән бәйле тагын да җитдирәк симптомнар барлыкка килә: тән массасы кимү, корсак куышлыгында ирекле сыеклык (асцит) туплану, ашказаныннан кан китү, баш мие (энцефалопатия) функциясе бозылу.

С гепатиты нәрсәсе белән куркыныч?

Авыруның озак агымы вакытында  йогышлы кешенең бавыры фиброз стадиясенә күчә.  Фиброзның ахыргы стадиясе бавыр циррозы булып тора, аның вакытында бавыр тукымасының структурасы бозыла, ә авыр (декомпенсацияләнгән) циррозда инде орган функциясе интегә. Кайбер пациентларның бавыр циррозы фонында яман шеш - гепатоцеллюляр карцинома барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә хроник гепатиты С булган барлык кешеләргә табибта күзәтелергә һәм даими рәвештә кирәкле тикшерүләр узарга кирәк. Кайбер пациентларда бөер, тире авырулары, калкансыман бизләр, кан системасы эшчәнлеге бозыла.

Авыруны ничек ачыкларга?

 С Гепатитын махсус тикшеренүләр комплексы ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин, аларны шартлы рәвештә 3 төркемгә бүләргә мөмкин: кан анализлары, алар вирус йоктыруны хәзерге вакытта яки элегрәк йокканын  күрсәтә; бавыр ялкынсынуын, шулай ук бавыр функциясен чагылдыра торган кан анализлары; бавыр үлчәмен бәяләргә ярдәм итә торган тикшеренүләр, аның тукымасы һәм корсак куышлыгының башка органнары - УЗИ һәм башка инструменталь тикшеренүләр..

Хроник гепатит С ны дәвалап буламы?

Махсус вируска каршы препаратлар курсын кабул итү кеше организмыннан вирусны тулысынча юкка чыгаруга (элиминациягә) һәм  С гепатитыннан савыктыруга китерә. Хәзерге вакытта пациентларның күпчелеге 2-3 ай дәвамында таблетка - препаратлар кабул итәргә мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк, С гепатитын дәвалауның үзенчәлекләре күп, шуңа күрә препаратларны табиб кына билгеләргә тиеш. Гепатит С дан терелгән кеше башка кешеләрне йоктыра алмый.

Әгәр дә кеше С гепатиты вирусы  йоктырган икән, тагын нәрсә белү мөһим?

Гепатит С вирусы кул кысу, кочаклау, савыт-саба һәм өстәл приборлары, гомуми урын-җир әйберләрен куллану, - тән җәрәхәтләре һәм лайлалы тышчалар булмаганда күчми. Әгәр дә кемнең дә булса гаилә әгъзаларыннан һәм бергә яшәүче кешеләрдән С гепатиты (anti-HCV) яки РНК гепатит С вирусына карата антитәннәре табылса,  гепатит С вирусына кан анализын тапшырырга кирәк.  С гепатиты вирусы белән инфекцияләү табигый һәм ясалма бала табуга да йогынты ясамый. С гепатиты вакытында күкрәк сөте белән ашату рөхсәт ителә.  Гепатит вирусы йоктырган кешеләргә алкоголь кулланырга ярамый, чөнки аны куллану бавырның тизрәк зарарлануына ярдәм итә. Хроник гепатит С һәм бавырның нормаль функциясе вакытында туклану буенча махсус тәкъдимнәр юк. Махсус диета бары тик С гепатитының соңгы стадиясендә генә, бавыр циррозы ачыкланганда гына кирәк. С гепатиты вакытында спорт белән шөгыльләнү буенча чикләүләр юк, ләкин шуны истә тотарга кирәк, имгәнүләр алу белән бәйле контактлы спорт төрләре булганда (бокс, көрәш һәм башкалар), чит кешенең лайлалы тышчаларына яки башка кешенең тиресенә, канына эләгергә, бу йоктыруга китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев