Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Риф Гатауллин: “Минем тамырларым шушы җирдән, талантым да шуннан”

Барысы да Риф Гатауллинны күренекле композитор буларак беләләр, ә без, Югары Осланлылар, аның безнең районыбызда туып-үскән булуы белән бик горурланабыз.

Риф Хоббула улы Гатауллин 1950 нче елның 25 нче февралендә Яңа Болгар авылында туа. Әнисе укытучы булганлык белән,  Риф Гатауллинның балачагы әнисе укыткан мәктәпләрдә уза. 1974 нче елда  Сара Садыйкова тәкъдиме белән ул Казан музыка училищесына укырга керә, аннары Казан дәүләт консерваториясенең вокал, соңрак композитор бүлекләрен тәмамлый.

“Казанга укырга килүемнең беренче көненнән үк диярлек Горький клубына йөри башладым, музыка дөньясына тирәнтенрәк кереп киттем”, - дип искә ала яшь чакларын композитор.

Риф Гатауллин музыка дөньясында үз урыны булган үзенчәлекле, киң иҗади карашлы, югары белемле музыкант.  Профессиональ  композитор, күпкырлы эзләнүчән художник буларак, ул җыр жанры белән генә чикләнми, иҗат офыклары киңәя – академик музыка өлкәсендә дә уңышлы иҗат итеп,  милли музыка мирасыбызны баета.

Күренекле шагыйрьләр, язучылар белән берлектә очрашуларга йөргәннән соң, боек композиторда балалар өчен җырлар язу теләген уята. 2018 нче елда авторның татар телендә балалар өчен язылган җырлар җыентыгы басылып чыга. Шунысын билгеләп үтү күңелле: “Яңа татар җыры – 2” конкурсында “Иң яхшы балалар җыры” номинациясендә күренекле композиторыбыз җиңүче булды.

Балаларны кече Ватанында укыту - Риф Хоббулла улының хыялларының берсе иде. Югары Осланда Яшьләр үзәгендә ул “Осланкай” дип исемләнгән балалар музыкаль театры оештырды һәм бетен җанын биреп шунда эшли башлады. Театрга төрле милләт балалары бик теләп йөрде. Шулай итеп, аның кече Ватаны белән элемтәсе өзелмәде.

Риф Гатауллин музыкаль сәнгать өлкәсендәге казанышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

 

фото Россия композиторлар Союзы сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура композитор