Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Республикага беренче партия балалар вакцинасы «Спутник М» кайтарылды

Районда яшүсмерләргә ковидтан прививка ясаячаклармы?

Татарстан мәктәпләрендә ата-аналардан балаларны covid – 19 дан вакцинацияләүгә гаризалар җыя башладылар. Район мәктәпләре әлегә гариза җыймый.

Иң мөһиме - вакцинация ясату ирекле. Район үзәк хастаханәсе хәбәр итүенчә, район балалар вакцинасына гариза бирмәгән, чөнки вакцинацияләнергә теләүчеләрнең якынча санын белергә кирәк.

"Спутник М" вакцинасы 12 яшьтән 17 яшькә кадәр яшүсмерләр өчен каралган. Ул ике компонентлы, 21 көнгә тәнәфес белән эшләнә. Вакцина алу өчен яшьүсмернең үзенең дә, аның ата-аналарының да (законлы вәкилләрнең) ризалыгы кирәк.

Бүгенге көндә коронавирусның яңа төр штаммы «омикрон» симптомнары да билгеләнгән. Ул - тамак авырту, борын тыгылу һәм коры ютәл. "Моңа югары температура, хәлсезлек һәм баш авыртуы да өстәлә», - диләр белгечләр.

Авыручылар саны көннән-көн арта. Билгеләп үтәсе килә, прививка ясатучылар авыруны организм өчен әллә ни зарарсыз һәм җиңелрәк кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация спутник м вакцинация подростков