Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда төзелә торган яңа полиция бинасы 150 млн сумга төшәчәк

Проект документлары буенча, 2022 елның 20 декабренә кадәр объектны файдалануга тапшырырга кирәк.

 Югары Ослан районында полиция бүлеге бинасы төзелә башлаганны күбесе белә инде, ул республика бюджетына 150 млн сумга төшәчәк. Бина үз эченә вакытлыча тоту изоляторын (ИВС), махсус кабул итү бүлмәсен алачак. Тендер үткәрелүе турында дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

Яңа объект өчен 17,2 мең квадрат метр территория бүлеп биргәннәр, төзелеш мәйданы - 2,6 мең квадрат метр тәшкил итә. Административ бинаны өч катлы итеп төзү планлаштырыла.

 Югарыда санап үтелгән ИВС һәм махсус кабул итү үзәкләреннән тыш, территориядә Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең КПП бүлеге, махсус кабул итү бүлмәсенә, биш ИВС автомобиленә һәм Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең җиде автомобиленә гараж һәм кинология хезмәте бинасы булачак.

 

источник: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yaa-politsiya-binasy-150-mln-sumga-tshchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство полиция