Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда педагогларның методик берләшмәләренең секция утырышлары узды

Киңәшмә барышында киләсе уку елына бурычлар билгеләнде һәм 2021-2022 уку елына нәтиҗәләр ясалды.

Югары Ослан муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары һәм фән укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп директорларының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән берлектә секция утырышлары узды.
Эш барышында педагогларны борчыган мәсьәләләр, мәгариф өлкәсендәге агымдагы вәзгыять, заманча һәм куркынычсыз цифрлы белем бирү мохитен үстерү мәсьәләләре, белем бирүнең сыйфатын күтәрү механизмнары, яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруны норматив-хокукый тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук киләсе уку елына бурычлар билгеләнде һәм 2021-2022 уку елына нәтиҗәләр ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование августовское совещание