18 июль көнне Югары Ослан районы мөхтәсибәте каршында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге уку курслары эшли башлаячак.
Курсларда ислам дине белән танышу, татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен тәрбияләү буенча дәресләр каралган. Уку дәресләреннән тыш балалар өчен уен программасы да каралган.
Дәресләр иртәнге сәгать 9.00 дан 12.30га кадәр дәвам итәчәк. Курсларның озынлыгы якынча 2 атна, шимбә, якшәмбе ял көннәре.
Югары Осланның "Салихҗан" мәчетендә җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрергә һәм яңа белем алырга теләгән барлык балаларны көтеп калалар.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев